Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү узды

2024 елның 17 мае, җомга

2024 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International