Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хуҗалык итүче субъектлар белән очрашулар үткәрде. Профилактик чаралар үткәрү өчен белгечләр Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәренә киттеләр.
«Тандер» АҖнең «Магнит» азык-төлек кибетендә белгечләр кибет хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге сорауларына җавап бирделәр. Әңгәмә барышында белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп статьяларына, РФ Хөкүмәте Карарына сылтама ясады.
Кулланучылар базары һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендәге мәсьәләләр каралды.
Очрашуда катнашучыларның һәрберсе мәгълүмати буклетлар алды һәм «кайнар линия» телефоны эше белән танышты: (88552) 71-43-03.