Саба муниципаль районының Түбән Шытсу авылында гражданнарны кабул итү булды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Бу төр күчмә кабул итүләрнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучының хокуклары, техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару сроклары турындагы мәсьәләләргә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International