Кукмара муниципаль районының Кошкино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул иттеләр

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Кошкино авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Күчмә кабул итүнең максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, куллану базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм уңайлы системасын формалаштыру. Күчмә кабул итү авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.Р. катнашында узды. Авыл халкын куллану базары өлкәсендә барлыкка килгән мәсьәләләр кызыксындырды, атап әйткәндә: тиешле һәм тиешенчә сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга, товарның кимчелекләрен бетерү сроклары турында һ. б. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары аңлатылды. Аңлатулар Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә бирелде. Барлык килгән сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучылар хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International