Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итте.
Халык сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларга гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде.
Гомуми үсеш өчен, кабул итү вакытында түбәндәге сорау күтәрелә: товарда кимчелекләр килеп чыккан очракта һәм товарны тиешле сыйфатлы товарга алмашу очрагында кулланучы нәрсәләрне белергә тиеш?
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.