Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең күрсәтелгән юнәлештә эш оештыруны өйрәнү буенча эшче төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.
Күчмә тикшерү барышында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-задание нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эшчәнлеген тикшерделәр, шул исәптән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын үтәүне дә. Төркем составына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина керә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасыймов, район прокуроры урынбасары, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм тикшерелде.