Алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту буенча федераль хезмәт хәбәр итә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы Федераль законга һәм «Алкогольле продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында 29.05.2024 елның 29 маендагы 102-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 2 маддәсенә ярашлы рәвештә спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен озата баручы электрон документларның гамәлгә керү датасы 01.06.2024 елдан 01.03.2025 елга күчерелде. Моннан тыш, 01.09.2026 елга кадәр күчеш чоры билгеләнгән, аның дәвамында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен гамәлгә ашыручы оешмалар кәгазь товар-транспорт накладноен да, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен озата баручы электрон документларны да озата баручы документлар сыйфатында куллана алачак.