Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Болгар шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул итте.
Чара башында Александр Панов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Спас районы гражданнарын кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы берничә мәсьәлә каралды. Мәсәлән, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокукларын аңлаттылар. Кулланучының, әгәр сатуда шундый ук товар булмаса, тиешле сыйфатлы товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокукы булган хәлне карадылар. Кулланучыларга үзлекләреннән өйрәнү өчен куллану мөнәсәбәтләре өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча буклетлар тапшырылды.