Гаилә елы кысаларында «Акатуй-Сабантуй – 2024» бәйрәмендә катнаштылар

2024 елның 14 июне, җомга

2024 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Чуваш Республикасы Батырев муниципаль округында «Акатуй» һәм «Сабантуй» бәйрәмнәрен берләштергән чарада булдылар.

Биредә кунаклар өчен 19 авыл территориясенең этник ишегаллары ачылды. Һәрберсе кабатланмас итеп әзерләнгән: халык традицияләре атмосферасына чумып, милли сувенирлар ясау буенча мастер-классларда, конкурсларда катнашып, шулай ук традицион ризыкларны татып карарга мөмкин иде.

Муниципаль округның территориаль бүлекләренең этник комплексында чуаш, татар һәм мордва халыклары чыгышлары, муниципалитет территориясендә яшәүче күпмилләтле һәм күп конфессияле халыкның милли аш-суы тәкъдим телгән иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараларга (күргәзмәләргә, милли бәйрәмнәргә) бару Россиядә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уза. Көчле гаиләләр әхлак һәм мәдәни мирас кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итә. Алар белем, традицияләр һәм һөнәри тәҗрибәне киләчәк буынга тапшыруның нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International