Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы уздыру турында игълан итә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә, аларның һәрберсендә җиңүче билгеләнә:
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма матбугатта иң яхшы басма»;
«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча ММЧның иң яхшы редакциясе»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)»;
«Интернетта социаль челтәрләрдә кулланучылар хокукларын яклау темасын чагылдыруга иҗади якын килү» (махсус номинация);
«Кулланучылар хокукларын яклау темасына иң яхшы журналист тикшерүе» (махсус номинация).
Конкурста ММЧ редакцияләре дә, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы аерым авторлар да катнаша ала.
ММЧ конкурсы турында нигезләмә түбәндәге сылтама буенча:
https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_4198145.pdf