2013 елның сентябрь ахырында Ютазы районының Урыссу бистәсендә каты көнкүреш калдыклары полигонында Казахстаннан китерелгән зур партиядә алкоголь (3009 шешә) юкка чыгарылды.
Полиция органнары хезмәткәрләре 2013 елның 26 июлендә М-5 юлында (Азнакай-Ютазы) “Газель” автомобилен туктаткан иде. Тикшерү барышында, машинага төялгән алкоголь продукциясенә билгеләнгән үрнәктә товарны озату документлары, шешәләрдә акциз маркалары булмаганлыктан, 5 атамадагы аракы (2490 шешә), 12 атамадагы коньяк (519 шешә) алынды.
Әлеге алкогольле продукцияне машинасына төяп республикабызга китергән гражданин М.М.Мостафаев 2013 елның 6 сентябрендә Ютазы шәһәр суды карары белән, алкогольле продукциясен конфискацияләп, 2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Шулай итеп, республика территориясенә контрабанда юлы белән кертелгән меңнәрчә шешә хәмер бульдозерның чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды.