Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Шинар авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Чара халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Халыкның сораулары товарларның сыйфатына һәм кире кайтарылуына, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклауга кагылган иде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп сорауларны карадылар.
Халыкка «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.