Экспертлар советы әгъзалары «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар һәм хупладылар.
Закон проектына ярашлы рәвештә, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын күпфатирлы йортларда урнашкан гомуми туклану предприятиеләрендә чикләргә тәкъдим ителә. Мондый урыннарда алкоголь сату 10нан 22 сәгатькә кадәр генә рөхсәт ителәчәк.
Закон проекты тәкъдим иткән алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү рестораннарга, барларга, кафеларга һәм буфетларга кагылмаячак. Шулай итеп, яңа кагыйдәләр Казанда 186 һәм Татарстан Республикасында 59 учреждениегә кагылачак.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, закон проекты җинаятьчелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән һәм алкоголь сатыла торган гомуми туклану учреждениеләре урнашкан күпфатирлы йортларда гражданнарның уңайлы яшәү шартларын арттыруны күздә тота.
ТР Дәүләт Советында закон проекты кабул ителгәннән соң, әлеге чикләүләр 2025 елның 1 мартында үз көченә керәчәк.