Арча районының Иске Чүриле авыл җирлегендә кулланучылар буларак аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрделәр.
Хезмәткәрләр, конкрет мисаллар китереп, катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Төп мәсьәләләр кулланучыларга кредит бирү, сәүдә кагыйдәләренә (алмашу, сыйфатсыз товарны кире кайтару, сатучының гражданнарның таләпләрен канәгатьләндерү вакыты, товар, сатучы турында бирелергә тиешле мәгълүмат һ. б.) кагылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет сайты эше турында сөйләделәр. Гражданнарның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында сораулар күтәрелде.
Авыл халкы өчен очрашу эзсез узмаячагына һәм алынган мәгълүмат аларга тормыш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәгенә ышанасы килә.