2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы Туембаш авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Кабул итүгә якындагы торак пунктлардан да гражданнар килде. Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны кире кайтару вакыты, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды; икенче көнне яраклылык вакыты чыга торган товар сатылса, нәрсә эшләргә, дигән сорау да актуаль иде. Барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучы өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын тарату белән үрелеп барды.