23 июньдә Казан шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Исегезгә төшерәбез, чаралар өч мәйданчыкта узачак:
- Мирный бистәсенең каенлыгында;
- Лебяжье күлләре урман массивында;
- Дербышки торак массивының каенлыгында.
Казан шәһәрендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Сабантуйга бүләкләр җыюны оештыруга җәлеп итү матур традициягә әверелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Туган авылым» ресторан комплексы территориясендә узган чарада катнаштылар. Хезмәткәрләр Сабантуйны оештыручыларга йомшак уенчыклар, өстәл уеннары, пледлар, япмалар, халатлар һәм башка бүләкләр тапшырдылар.