ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының эксперт комиссияләре эшендә катнаштылар

2024 елның 21 июне, җомга

2024 елның 18-19 июнендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Азык-төлек товарлары» номинациясендә «Сөт һәм ит продукциясе» һәм «Икмәк-булка, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярмалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» эксперт комиссияләре утырышлары узды.

Конкурска килгән компанияләр арасында «3 номерлы Казан икмәк завод»ы АҖ, «Государев Амбар» ҖЧҖ, «Буинский сахар» ҖЧҖ, «Салатов» Сәүдә йорты, «Майский» Теплица комбинаты, «Казанский производственный комбинат» ҖЧҖ һәм башкалар бар.

Сөт сәнәгате вәкилләреннән заявкалар Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан, Агросила – сөт, Алексеевск сөт заводыннан, Арча сөт комбинатыннан, «Славица» туңдырма фабрикасыннан һ. б. килде.

Конкурста ит продукциясе белән «Агросила. Челны – МПК» ҖЧҖ Чаллы-МПК, «Авангард» ҖЧҖ филиалы, «Карлинский» Ит йорты, «РМ Агро» ҖЧҖ, «АПК Русский мрамор» АҖ, «Казанские деликатесы» ҖЧҖ һәм башка җитештерүчеләр катнашты.

Конкурсның эксперт составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы, «ЦСМ Татарстан» ФБУ вәкилләре кергән. Алар конкурс регламенты нигезендә куркынычсызлык һәм сыйфатның барлык норматив таләпләренә туры килә торган иң яхшы продукцияне ачыклады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның азык-төлек базары үсеш ала, республика үзен тулы күләмдә үз җитештерүе хисабына төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә. Республика министрлыклары һәм ведомстволары сәүдә челтәрләрендә, шул исәптән федераль челтәрләрдә дә җирле товар җитештерүчеләрне алга этәрүгә юнәлдерелгән системалы эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International