Татарстанда алкоголь сату вакыты һәм урыны чикләнде

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда республика территориясендә алкоголь сату вакытын һәм урынын чикләү турында закон проекты кабул ителде. Әлеге төзәтмәләрне кертү өчен Дәүләт Советының барлык депутатлары бертавыштан тавыш бирде. Рестораннар өчен генә аерма ясалды.

Дәүләт советы шулай ук 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь сатуны тыйды. Бу чикләүләр күп фатирлы йортларда урнашкан гомуми туклану предприятиеләренә кагылган. Рестораннар моңа керми. Документ нигезендә, кунакларга хезмәт күрсәтү мәйданы 50 кв.метр тәшкил иткән гомуми туклану учреждениеләренә дә чикләүләр кертелергә мөмкин.

Чыганак: https://realnoevremya.ru/news/312630-v-tatarstane-ogranichili-vremya-i-mesta-dlya-prodazhi-alkogolya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International