Кукмара районының Олы Сардек авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителгән иде.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. Авыл халкы күп санлы сораулар бирде, алар нигездә сыйфатсыз товарлар сатып алуга кагыла.
Ахырда чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.