Теләче муниципаль районының Олы Нырсы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2024 елның 12 июле, җомга

2024 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Нырсы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Килгән сорауларга барлык катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә җаваплар алдылар. 

Чара барышында барлык катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International