«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора. Ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла.
Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасында Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге оештыра.
Быел ярышларда 213 товар җитештерүче катнашты, алар конкурска 432 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим иттеләр. Эре компанияләр белән беррәттән, конкурска кече һәм урта бизнес вәкилләре дә кушыла. Аларның күбесе конкурс мәйданчыгын үзе турында белдерү ысулы буларак кына түгел, ә партнерлар табу һәм тәҗрибә уртаклашу ысулы буларак та кабул итә.
Конкурска тәкъдим ителгән продукцияне һәм хезмәтләрне номинациягә карап тар профильле принцип буенча төзелгән 10 эксперт комиссиясе бәяләде, аларның составына министрлык һәм ведомстволарның 30дан артык белгече, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә кергән.
Эксперт комиссияләре продукциянең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген генә түгел, тулаем алганда предприятиеләрнең эшчәнлеген дә бәяләде – куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны саклау мәсьәләләре, социаль аспектлар һәм башка критерийлар.
Конкурсның эксперт комиссияләре эше барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан предприятиеләре, технологик бәйсезлеккә юнәлеш алып, үз производстволарын заманча чынбарлыкка оператив җайлаштыра алганнар. Импортны алмаштыру векторы күп кенә товар җитештерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачты, бу җитештерү куәтләрен саклап калырга гына түгел, ә арттырырга да мөмкинлек бирде.
- Үзенең күпьеллык тарихында конкурс үзен базарда алга этәрүнең нәтиҗәле коралы буларак танытты, шул ук вакытта экспертлар белән берлектә эшнең көчле һәм йомшак якларын ачыкларга, киләчәктә үсеш мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының сыйфаты буенча төбәк комиссиясе рәисе, «Татарстан ЦСМ» ФБУ директоры Олег Ибраһимов. - Шунысы куанычлы, анда катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда сизелерлек артты, бу аның Татарстан оешмалары арасында абруе турында сөйли.
Эксперт комиссияләре эше йомгаклары буенча Конкурсның Оештыру комитеты тарафыннан 164 лауреат, 155 - I нче дәрәҗә дипломант һәм 96 - II дәрәҗә дипломант раслау турында Карар кабул ителде, аларның исемлеге «Татарстан ЦСМ»ФБУ сайтында бастырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары» Программасының федераль этабында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләр саны буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарны саклап кала, шуның белән республика товар җитештерүчеләренең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча уңышлы эш алып бара.