Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко белән әңгәмә

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

2013 елның 8 октябрендә И.А.Марченко Россия 1 Татарстан телеканалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләренә кагылышлы кайбер сорауларга җавап бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко әйтүенчә, 2013 елның 9 аенда 14911 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда (5110 литр) 3 тапкырга диярлек күбрәк бу. 12543 литр күләмендә хуҗаларыннан алынган продукция суд карарлары нигезендә конфискацияләнгән, 6589,7 литр күләмендә хәмер юкка чыгарылган.

Игорь Марченко шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенең дә Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә мөһим урын алып торуын искәртте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә агымдагы елның 9 аенда гына да кулланучылардан якынча 17 мең мөрәҗәгать кергән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда (16025 мөрәҗәгать) 4 процентка күбрәк бу.

И.А.Марченко сүзләренә караганда, халыкның куллану ягыннан аң-белемен арттыру эше алып барыла:

– 733 тапкыр гражданнарны кабул итү оештырылган (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 1,5 тапкырга күбрәк), шушы чаралар барышында барлыгы 2011 граждан кабул ителгән;

– Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге  гражданнар өчен 16 видео-кабул итү үткәргән, шулар барышында 90 кеше кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International