2013 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко катнашында “Татарстан Республикасында кулланучылар базары торышы һәм проблемалары турында” дигән темага киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның ТРдагы идарәсе вәкилләре, шулай ук республикабызның азык-төлек сәүдә челтәрләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы кулланучылар базары күз алдында яхшы якка үзгәрә. Татарстан Республикасы ваклап сату әйләнеше күләмнәре буенча РФ төбәкләренең беренче бишлегенә керсә, узган ел йомгаклары буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыкты.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә кулланучы-гражданнардан 17 мең чамасы мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан иң күбесе – 87,0 проценты, ягъни шикаять һәм гаризаларның 14,5 мең чамасы сәүдә өлкәсенә туры килә.
Киңәшмәдә Татарстанда азык-төлек товарлары сату белән бәйле вәзгыятьне яхшырту мәсьәләләре, шулай ук күп кенә башка мәсьәләләр карап тикшерелде.