Алкоголь җитештерү һәм әйләнешкә лицензия алу өчен хәзер документлар азрак таләп ителәчәк, ә сыраны исәпкә алу өчен счетчикларны контроль органнар да, җитештерүчеләр үзләре дә пломбалый алачак. Закон проекты Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты тарафыннан хупланды һәм 22 июльдә икенче укылышта кабул ителергә тәкъдим ителде, ул алкоголь җитештерүне һәм әйләнешен җайга салу турындагы законнарга үзгәрешләр кертәчәк.
Хөкүмәт алкоголь җитештерү һәм аның әйләнешенә лицензия алу өчен кирәкле документлар исемлеген кыскартырга тәкъдим итте. Оешмаларга гариза, сынау лабораториясеннән белешмәләр һәм җиһазларның җитештерү куәтен исәпләү кирәк булачак. Шәхси эшмәкәрләргә гариза, үзләре яисә җәлеп ителә торган лаборатория турында белешмәләр һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе статусын раслаучы документлар кирәк булачак.
Алкогольне транспортлау өчен хәзер бер гариза җитәчәк, ә сату өчен (ваклап сатудан тыш) устав капиталын раслау таләп ителәчәк. Калган кирәкле документларны лицензияләүче органнар ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек аша алачак.