Быелның сентябрь ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Киров районында хосусый эшмәкәр кибетендә алкогольле продукцияне лицензиясез һәм тиешенчә рәсмиләштерелгән товар-транспорт документлары булмаган килеш кенә ваклап сату очрагы ачыкланды. Ваклап сатуда 98 атамадагы элита алкоголь продукциясенең (гомуми күләме – 128,09 л) булуы билгеләнде.
Административ тикшерү барышында хәмер продукциясенең кайберләрендә шешәләргә тутыру датасы, рус телендә мәгълүмат, акциз маркалары юклыгы билгеле булды. Федераль һәм акциз маркалары тикшерелгәннән соң “DOCash Micro” детекторы ярдәмендә фальсификация билгеләренә ия булган маркаларның барлыгы ачыкланды.
Әлеге очрак буенча хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары, административ йогынты чаралары турында карар кабул итү өчен, судка тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы вәкаләтле затлары 2013 елның 9 аенда физик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан алкогольле продукцияне махсус рөхсәттән (лицензия) башка гына сатуның 39 очрагын ачыклады.
Әлеге мәсьәләне җайга салучы төп закон – “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон. Законда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына ваклап сату хокуклары ягыннан таләпләр билгеләнгән:
Беренчедән, бу фәкать оешма булырга тиеш. Хосусый эшмәкәрләргә алкоголь белән сәүдә итәргә ярамый.
Икенчедән, юридик зат федерация субъекты тарафыннан билгеләнелә торган устав капиталына ия булырга тиеш. Әмма аның күләме, №171-ФЗ нигезендә, 1 000 000 сумнан артмаска тиеш. Гадәттә устав капиталы күләме кече бизнес субъектларына керүче предприятиеләр өчен зур бизнес субъектларыныкыннан кимрәк була. Татарстан Республикасында устав капиталы 300 000 сумнан ким булмаска тиеш.
Өченчедән, лицензия алырга (аның тәртибен федерация субъекты билгели) кирәк.
Дүртенчедән, ел саен 40 000 сум күләмендә дәүләт пошлинасын (лицензия җыемы) түләргә кирәк.