Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге алып баручы-белгече Илшат Бәдретдинов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Починок-Көчек авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.
Күчмә кабул итүнең максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык системасын булдыру. Кабул итү барышында халык кулланучылар буларак үз хокукларын яклау белән бәйле сораулар бирә алды.
Булачак чара турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр иттеләр.
Авыл халкын кулланучылар базары өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр кызыксындырды:
- тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга?
- товарда ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү сроклары һ. б.
Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары аңлатылды. Аңлатмалар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату Кагыйдәләре нигезендә бирелде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Чара мәгълүмат буклетлары тарату белән үрелеп барды.