Арча районының Яңа Кырлай авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә Яңа Кырлай авылы кешеләре килде, аларны тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары турындагы сораулар кызыксындырды.  Җирлек эшмәкәрләре алкоголь продукциясен сату буенча сораулар белән килделәр.

Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары, «Татарстан кулланучы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International