Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Ленино–Кокушкино авыл җирлеге халкы белән очрашты.

Авылларда күчмә кабул итүләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур – алар гражданнарга авылдан читкә чыкмыйча да күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кире кайтару сроклары, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турындагы сораулар кызыксындырды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау сораулары буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International