Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр. Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, атап әйткәндә: товарны алмаштыру һәм кире кайтару сроклары, клиентка дөрес мәгълүмат бирмәгәндә җитештерүченең җаваплылыгы, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары аңлатылды. Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.