13 һәм 14 августта Казанда алкоголь продукциясен сатуны өлешчә чикләячәкләр

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Куркынычсызлык максатларында Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «Зенит» (Санкт-Петербург шәһәре) командалары арасында футбол буенча Россия Кубогы матчын үткәргәндә, 2024 елның 13 һәм 14 августында Казан аренасыннан бер чакрым радиустагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарында да гамәлдә булачак.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясен сатуны тыю мәсьәләсе буенча сәүдә объектларына мониторинг ясаячак.

Билгеләнгән тыюны бозган өчен гаепле затлар (сатучы, вазыйфаи зат, шәхси эшмәкәр, юридик зат) административ җаваплылыкка тартылачак.

Республика Министрлар Кабинетының 2024 елның 10 августындагы  643 номерлы карары белән Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин https://pravo.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International