Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2013 елның 9 аенда 457 контрольлек чарасы үткәрде, шул исәптән хәмер буенча –– 235. Контрольлек-тикшерү чаралары нәтиҗәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 341 очрагы ачыкланды, шулардан 41е – алкогольле продукцияне тиешле лицензиядән башка гына сату. Шәхси хуҗалыкта өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыеклык сатуның 17 очрагы, шул исәптән алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сатуның 92 очрагы билгеләнде. Чаллыда һәм Тукай районының Новотроицкое авылында алкогольле продукцияне тиешле маркировкадан һәм товарны озату документларыннан башка гына сатуның 2 очрагы билгеле булды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә 68 чара үткәрелде, яраклылык срогы чыккан һәм кулланучы өчен кирәкле мәгълүмат күрсәтелмәгән товар сатуның 66 очрагы ачыкланды, штрафларның гомуми күләме 243,575 сум тәшкил итте.