Алкоголь продукциясе бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрелде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Эш төркеме составында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Наталья Платонова, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле Андрей Альтапов, Лениногорск районы башкарма комитеты хезмәткәре Гүзәл Хәйруллина Лениногорск районы авыл җирлекләренең сәүдә объектларына чыктылар. Әлеге чараның максаты – республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе ассортименты булу, алкоголь продукциясенә билгеләнгән минималь ваклап сату бәясенә туры килүе буенча мониторинг үткәрү. Шәхси эшмәкәрләргә "Честный знак" системасы аша сыра продукциясен сату кагыйдәләре аңлатылды. БДАМСка белешмәләр бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләренең үтәлеше турында аңлатма бирелде. Белгеч шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирде. Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча килгән барлык мәсьәләләргә белгечләр тулы аңлатма бирделәр, кулланучылар хокукларын яклауның актуаль темалары буенча мәгълүмати материал тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International