8 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга бер атнадан да азрак вакыт калып бара.

Сайлау участоклары 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

4 сентябрьгә кадәр сайлаучылар тавыш бирү участогын алыштыра алалар. Моның өчен КФҮ, территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссиясе, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.

Сайлау комиссияләре шулай ук тавыш бирү турында гаризаларны өйдә кабул итә. Мондый мөмкинлек сәламәтлеге, инвалидлык, мохтаҗ затларны карау зарурлыгы яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участокларына мөстәкыйль килә алмаучылар өчен каралган. Гаризалар 8 сентябрьнең 14:00 сәгатенә кадәр язмача, телдән телефон аша, шәхсән яки туганнары, танышлары аша кабул ителәчәк.

Сайлауларга килегез һәм үз тавышыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International