ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы гражданнарны кабул итте

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Ковали авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфатына, товарларны гарантия срогы чорында да, гарантия срогы беткәч тә кире кайтару срокларына, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турындагы сорауларына җаваплар алдылар.

Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр дә игътибарга лаек иде: сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар тупланган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International