Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре Алексеевскиның 2 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
Укучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына булачак Олимпиада турында, аның этаплары һәм үткәрү вакыты турында искә төшерделәр.
Укучыларга интеллектуаль ярышның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, укучыларның товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базары мәсьәләләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру, дип сөйләделәр.
Чара барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча белешмәләр һәм брошюралар тапшырылды.