Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай муниципаль районы Чистай Выселькасы мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Чара башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы нәтиҗәсендә кулланучылар базарында ирешелгән уңай нәтиҗәләр турында мәгълүмат җиткерделәр.
Укучыларга ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләделәр. Балаларга анда актив катнашырга киңәш иттеләр. Кайбер укучылар кызыксыну күрсәттеләр һәм үзләренең катнашулары турында белдерделәр.
Сыйныфтан тыш дәрес вакытында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре каралды. Мәктәп укучыларын техник яктан катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокуклары; кулланучыларның тиешле сыйфатлы товарларны алмашу хокукы; тиешле сыйфатлы булмаган товар сатып алган очракта кулланучы белән исәп-хисап ясауга кагылышлы сораулар кызыксындырды.
Чара барышында укучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына карата кызыксыну күрсәттеләр.