Мәмдәл авыл җирлегендә куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрдеоәр

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мәмдәл авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы хакында да сүз барды.

Биредә яшәүчеләргә сыйфатсыз товар сатып алу, хезмәт күрсәткәндә җитешсезлекләр табу белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибен һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлаттылар.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International