2024 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында «Росспиртпром» АҖ вәкиленә 96 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция тапшырылды. Чара РФ Хөкүмәтенең «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яисә) әйләнешен туктату чараларын гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары һәм продукцияне һәм (яисә) предметларны юкка чыгару өчен читкә чыгару һәм кабул итү кирәклеге турындагы гаризалар нигезендә уздырылды.
Хәзерге вакытта алкоголь продукциясе алга таба юкка чыгару өчен «Росспиртпром» АҖ мәйданчыгына чыгарылган.