Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып торалар һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итәләр. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шикше авылында узды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән сәүдә кагыйдәләре дә аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.