Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы мәктәбе командасы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган Олимпиадага тырышып әзерләнә. Олимпиадага әзерләнүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Белгечләр һәм укучылар бергәләп кулланучылар хокуклары өлкәсенә кагылышлы норматив-хокукый актларны өйрәнәләр, гамәлдәге законнарны бозуларны ачыклау буенча гамәли күнекмәләрне эшлиләр. Сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең реаль ситуацияләрен анализлауга аерым игътибар бирелә. Укучылар югары дәрәҗәдә кызыксыну күрсәтәләр, үз мәктәпләрен кулланучылар законнарын белүчеләр ярышында лаеклы итеп күрсәтергә тырышалар.
Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиаданың беренче этабы тәмамланды. Олимпиаданың икенче этабында тест биремнәрен республиканың җиде меңнән артык укучысы узачак. Олимпиаданың икенче этабы 16 октябрьдә тәмамланачак.