Әтнә районының Ишем авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районының Ишем авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.

Авыл халкына булачак кабул итү турында алдан ук белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. Билгеләнгән вакытта кызыксындырган сораулар белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать иттеләр.

Кабул итү барышында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Гражданнар үз сорауларына гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International