Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе - Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы булды. Утырыш эшендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе - Координацион совет рәисе урынбасары Марина Патяшина, «Россия кулланучылар берләшмәсе»нең төбәк бүлеге рәисе Юлия Нигъмәтуллина, ВКС режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. «Цифрлы маркировка», Тәтеш районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе, «Россия кулланучылар берләшмәсе»нең республика халкының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча төбәк бүлеге эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International