Дәүләт Думасында беренче укылышта һәр сәүдә яки җәмәгать туклану объекты өчен алкогольне ваклап сатуга лицензия бирү яки озайту өчен елына 20 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кертү турында закон проекты кабул ителде. Документның инициаторлары булып Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин җитәкчелегендәге депутатлар төркеме чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта алкоголь сатуга лицензия өчен дәүләт пошлинасы күләме оешманың сәүдә яки җәмәгать туклануы объектлары санына карамастан елына 65 мең сум тәшкил итә. Базарның барлык катнашучылары өчен дә тигез шартлар булдыру өчен, һәр объектка елына 20 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы билгеләргә тәкъдим ителгән, дип аңлаттылар закон проекты авторлары.
Шулай ук закон проектында сәүдә яки җәмәгать туклануы объектлары санын арттырганда алкоголь сатуга лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен һәр өстәмә объектка лицензиянең калган срогының һәр елы өчен 3,5 мең сум урынына 20 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы билгеләү карала.