Финанс министрлыгы бизнеска алкоголь сатуга лицензияләр алу буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оптимальләштерә торган закон проектын әзерләде.
Закон проекты кибетләрдә һәм җәмәгать туклануы пунктларында алкогольне ваклап сату өчен лицензияләр алуга гаризаларны карау вакытын 30 көн урынына 15 эш көненә кадәр кыскартуны күздә тота.
Лицензия алуга гариза биргәндә кирәкле документлар исемлеге дә кыскарачак. Эшмәкәр гаризаны Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирә алачак.
Лицензияләр бирү өчен кирәкле мәгълүматларның күп өлешен лицензияләүче орган ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә ала һәм тикшерә алачак.