2024 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мишә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Гражданнарны кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән барлык кулланучыга консультация ярдәме күрсәтелде. Гражданнар тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алынган очракта нишләргә, таләпләр кую сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика үткәрү турында үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр.
Халыкка «Вестник потребителя Татарстана» газетасын, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тараттылар.