ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» акциясендә катнашты

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Узган ялларда Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» дип аталган Бөтенроссия акциясе узды. Акция «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.

Акция кысаларында Татарстан Республикасында 600 гектар мәйданда 2 млн. үсенте утыртылды, акциягә 20 мең кеше кушылды. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә бар иде. Акция Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында киң колач белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International