Илебездә октябрь аенда, ихтирам йөзеннән, өлкәннәр декадасы үткәрелә. Өлкәннәр декадасы кысаларында һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова «Тәтеш балкышы» үзәгендә консультация өстәле оештырды.
Учреждениегә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә товарлар сатканда һәм хезмәт күрсәткәндә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.
Гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, гражданнарны бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль хәл итәргә этәрә.
Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-сайты, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы һәм Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтында «Кулланучылар хокукларын яклау» бүлеге булу турында мәгълүмат җиткерелде, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат, шулай ук дәгъва үрнәкләре дә табарга мөмкин.
Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Һәр конкрет ситуациядә кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатыла. Өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре үз пациентлары өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алып киттеләр.