Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2024 елга контрольдәге субъектлар белән гавами фикер алышулар уздыру планы-графигы нигезендә киләсе чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы һәм административ практика мәсьәләләре.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 25 октябре 10.00 сәгатьтә.
Чараны уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы ш.т. б., Закиров ур., 52.
Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре буенча контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышу.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамланганнан соң катнашучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.