Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителү турында Указга кул куйды, ә октябрьдә без өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Сафиннар (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Лилия Камалованың әти-әнисе) гаиләсенә кунакка бардылар, аларны бәйрәм белән котладылар. Очрашу җылы һәм уңайлы шартларда узды. Чәй эчкәндә алар яшьлекләрен искә төшерделәр, гаилә тормышыннан кызыклы хәлләрне сөйләделәр. Мондый очрашулар олы яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим, чөнки тере аралашу - үзенә күрә бер дару.  

Белгечләр чын күңелдән өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тормыштан ләззәт алуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International