Әгерҗе муниципаль районында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада барышы турында

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Урта белем бирү учреждениеләренең 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче туры узды. Исегезгә төшерәбез, быел Олимпиада 12 мәртәбә уздырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әгерҗе шәһәрендә Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 мәктәп укучылары белән очрашты.

Анда Олимпиаданың икенче турына үткән 8-11 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Хезмәткәрләр Олимпиаданың башка турларын үткәрү тәртибе һәм формасы, иҗади биремне үтәүгә таләпләр - эссе формасындагы иншалар турында консультацияләр бирделәр.

Укучылар узган елгы Олимпиадада катнашучыларның иң яхшы рус һәм татар телләрендә эсселары белән таныштылар. Тагын бер кат «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын искә төшерделәр.  

Укучыларның Олимпиада белән кызыксынуын арттыру һәм аның чикләрен киңәйтү максатыннан, белгечләр алдагы еллардагы Олимпиада нәтиҗәләре, приз фонды һәм Олимпиада җиңүчеләргә ача торган мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Мәсәлән, 2024 елда 7128 укучы теркәлгән, шуларның 1162 се Чаллы территориаль органы карамагындагы районнары (Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш районнары һәм Чаллы шәһәре) укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International